"Кояшлы" ял лагенендә икенче смена эшен дәвам итә, бу сменада 60 бала ял итә.
Балаларның ялларын кызыклы итү өчен вожатыйлар төрле мавыктыргыч уеннар, бәйгеләр, спорт ярышлары оештырала.
9 июльдә биредә янгын куркынычсызлыгы буенча укулар узды, МЧС хезмәткәрләре гадәттән тыш хәл килеп чыкканда үз-үзеңне ничек тоту турында сөйләделәр.