Цифрлы эфир телевидениесе тапшыруларына күчкәндә аерым категория гражданнарга каралган социал ярдәм чаралары турында мәгълүмат

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Социаль якланмаган категориягә керүче гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 13.07.2019 елда "Цифрлы телевидение тапшыру сигналын кабул итү өчен цифрлы телевидение приставкасы һәм (яисә) телевидение антеннасын сатып алуга чыгымнарны компенсацияләү турында"гы №574 карары кабул ителде. Аның нигезендә цифрлы телевидение приставкасы һәм телевидение антеннасының цифрлы телевидение тапшыру сигналын кабул итү өчен кирәкле чыгымнарны компенсацияләү каралган.

Компенсация цифрлы телевидение приставкасы яисә телевидение антеннасының фактик бәясе күләмендә биреләчәк, ләкин һәр төр җиһаз өчен 1000 сумнан артык була алмый.

Компенсация алуга түбәндәге категория гражданнар хокуклы:

бер кешегә керем яшәү минимумыннан ким булган, балага айлык пособие алучы күпбалалы гаиләләр;

бер кешегә керем яшәү минимумыннан ким булган, балага айлык пособие алучы инвалид балалары булган гаиләләр;

70 яшьтән өлкәнрәк, бер кешегә кереме 20 000 сумнан артмаган ялгыз яшәүче пенсионерлар (пенсионерлардан торган гаиләләр);

бер кешегә кереме 20 000 сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр).

Компенсация билгеләү өчен 2019 елның 1 декабреннән соңармыйча яшәү урыны буенча Матди ярдәм күрсәтү Республика үзәге (компенсация түләүләре) бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп, тиешле документларны тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International