Чирмешәндә «Безнең ишегалды» проекты кысаларында  очрашулар башланып китте

2019 елның 26 июле, җомга

Район үзәгендәге күпфатирлы йортлар ишегалларына эскәмияләр, яктырткычлар, балалар өчен мәйданчыклар, кер киптерү урыннары, белдерүләр такталары кирәк.

Бу хакта район үзәгенең Совет урамындагы 3 нче һәм 5 нче йортларда яшәүчеләр ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Рәис Сөләйманов белән узган очрашуда әйттеләр.

 Татарстанда  «Безнең ишегалды» проекты старт алды, аның нигезендә киләсе биш елда республика шәһәрләре һәм район үзәкләрендәге барлык ишегалларын төзекләндерергә тиешләр.

Район үзәгендә күпфатирлы  30 йортның ишегаллары төзекләндерү, яңарту таләп итә. Программаны тормышка ашырганчы, аларда яшәүчеләр  белән сөйләшергә, үз ишегалларын ничек күрергә теләүләрен, беренче чиратта нәрсәдән башларга, төп игътибарны кая юнәлтергә икәнлеген ачыкларга кирәк. Реконструкция-үзгәртеп кору  планы җәмәгатьчелек фикере нигезендә формалашачак. Шушы максаттан депутатлар һәм хакимият вәкилләре республика районнарына чыгып, халык белән ишегалларында очраша, аларның теләк-тәкъдимнәрен өйрәнә. 

 

Әйтергә кирәк, Чирмешәндә халык фикер алышуда бик актив катнашты, ишегалларын яңарту буенча теләк-мөрәҗәгатьләр шактый булды. Хәтта балалар да үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Ял итү өчен эскәмияләркую, кер киптерү урыннары, машина кую өчен парковка ясау, карт агачларны кисеп алу, яктырткычлар урнаштыру, туфрак кайтарту, тротуарларны төзекләндерү – болар чирмешәнлеләр  күрергә теләгән төп үзгәрешләр, тәкъдимнәр. Һәр тәкъдимне  алдан әзерләнгән схемаларда билгеләп, язып бардылар.

Рәис Әхтәм улы ишегалдындагы очрашуга килүчеләрне зур игътибар белән тыңлап, үз фикерен дә җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International