22нән 28 июльгә кадәр чорда полиция бүлекчәсенә 34 хәбәр кергән.
Район юлларында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, берсендә бер кеше җәрәхәт алган. ЮХИДИ инспекторлары юлда йөрү кагыйдәләрен бозган 77 кешене ачыклаганнар.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 9 административ беркетмә төзегәннәр.
Чирмешәндә яшәүче бер ханым “Пятерочка” кибетендә алган товары өчен банк картасы ярдәмендә түләгән, ләкин аның әлеге картаны урлаганы ачыкланган. Хәзер инде аңа бу гамәле өчен тагын “түләргә” туры киләчәк.
Авылдашына тән җәрәхәтләре китергән өчен район үзәгендә яшәүчегә дә җәза биреләчәк.
Әмир авылы янындагы нефть объектыннан төрле маркалардагы арматура урлаганнар. Полиция хезмәткәрләре бу уңайдан тикшерү уздыралар.