Татарстан Республикасы Инвестицияләр агентлыгы республика халкын Татарстанның инвестицияләр эшчәнлеге турындагы YouTube-каналга язылырга чакыра. Эзләүгә кереп YouTube «investtatarstan» дип язарга һәм язылырга кирәк, сезгә хәбәр җибәреп, киләсе ролик һәм эфирны карарга чакырачаклар.
Язылучылар аудиториясенең 1 меңнән артуы агентлыкка үз каналында турыдан-туры трансляцияләр алып барырга мөмкинлек бирәчәк, шулай итеп гражданнар республиканың инвестиция өлкәсе вакыйгаларына кушылачаклар. Хәзерге вакытта каналга 500 кеше язылган.