"Безнең ишегалды" проекты кысаларында Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов Совет урамы 45, 45А йортларында яшәүчеләр белән очрашты.
Халык үз фикерләрен җиткерделәр, тәкъдимнәрен әйттеләр. Җитәкчеләр халыкның барлык тәкъдимнәрен игътибарга алдылар.
Мондый очрашу район үзәгендә тагын өч йорт янында узачак.