29 июльдән 3 августка кадәр район полиция бүлекчәсендә 28 хәбәр кабул ителгән.
Полициянең участок уполномоченныйлары 3 административ беркетмә төзегәннәр.
Район юлларында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 68 очрагы ачыкланган.
Билгесез кешеләр Лашман авылында ремонтланучы авыл мәдәният йортыннан такталар урлаганнар. Тикшерү бара.
Чирмешәннән бер хатын-кыз Шешминка авылында бер ир-атның өеннән кесә телефонын һәм 5 мең сум акчасын чәлдергән.
Югары Чегодай авылы кешесе хуҗалыгыннан үлән чапкыч -триммер һәм алюминий фляга “аякланган”. Угрылыкта шушы авыл кешеләре шикләнелә.
Районда “Яшүсмер” эзләү-профилактик чарасы төгәлләнә һәм “Урак-2019” операциясе башланды.