​Чирмешәндә футбол буенча ярышлар узды

2019 елның 6 августы, сишәмбе

3 августа ​Чирмешәндә Яшьләр көне һәм Физкультурачылар көне уңаеннан футбол буенча ярышлар узды.

Ярышларда дүрт команда катнашты. Җиңүче командалар Боз сарае директоры Риф Зариповтан акчалата бүләк алды, ярышларның хөкемдары Дмитрий Белов дүртенче урындагы командага тамашачы  симпатиясе призы тапшырды.

Беренче урында - Чирмешәннең "Яшьләр" командасы - 3 мең сум.

Икенче урында - Чирмешәннең "Таксистлар" командасы - 2 мең сум.

Өченче урында - "Келәүле" командасы - 1 мең сум.

Дүртенче урында - "Кади" командасы - 500 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International