2019 еның 5 августыннан 10 августына кадәр Чирмешән районында оператив хәлнең торышы

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

5-10 августта район полиция бүлекчәсендә 25 хәбәр кабул иткәннәр.

Район юлларында 3 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Имгәнүчеләр юк, әмма автомобильләргә зыян килгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 62 очрагы ачыкланган, берәү транспорт белән исерек килеш идарә иткән.

Полициянең участок уполномоченныйлары 6 административ беркетмә төзегәннәр.

 

Шешминка авылы кешесенең акчаларына кул сузган чирмешәнлегә карата җинаять эше кузгатылган.

Әмир авылы кешесе Җиңү паркындагы тимер баганага кызыккан, әмма урларга полиция хезмәткәрләре комачаулаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International