Бүген, 2019 елның 12 августында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар райондагы оператив хәл, мәгариф, мәдәният тормышы, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, административ комиссиянең эшчәнлеге, үзсалым акчалары җыю, җир, транспорт, милек салымнары җыелуы турында таныштылар.