Район инвалидлар оешмасы 10 августта физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Казан шәһәренә экскурсия оештырдылар. Балалар әти-әниләре белән "Туган авылым" комплексында, "Әкият" кафесында, Казан Кремлендә булдылар, Казан елгасы буенда йөрделәр. Экскурсия оештырганнары өчен район инвалидлар оешмасына рәхмәт белдерәбез!