22 август - Россия Федерациясенең дәүләт флагы көне.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре китапханәнең уку залында "Россия флагы: Россия данының өч төсе" исемле тематик җыелма һәм район үзәгендә акция оештырдылар, Россия флагы тарихы турында буклетлар һәм россия триколоры ленталары тараттылар.