Район полиция бүлекчәсенә бер атнада 37 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда өч җинаять эше кузгатылган.
Полициянең участок уполномоченныйлары дүрт административ беркетмә төзегәннәр.
2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, берсендә имгәнүче бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 75 очрагы ачыкланган, берәү автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
“Урак – 2019” операциясе барышында Кызыл Яр авылы кешесенең авыл хуҗалыгы предприятиесе техникасы булган МТЗ-1221 тракторыннан тагылма җиһаз, дизель мае һәм ике аккумулятор урлавы мәгълүм булган.
Билгесез кешеләр Иске Үтәмеш авылындагы машина-трактор паркында ике агрегаттан вакуумлы двигатель, электр үткәргечләре, 8 тырма һәм Енисей комбайны көпчәкләрен урлаганнар. Тикшерү бара.
Әккәрәй, Бәркәтә, Яңа Элмәле, Кызыл Яр авылларында яшәүче берничә кешедән үзләрен кыйнаулары хакында гаризалар булган. Кем гаепле – тикшерүләр бара.