Казанка авылыннан Лазарева Татьяна Петровнананы 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр
Аны юбиле белән тәбрикләргә район социаль яклау бүлеге начальнигы урынбасары Елена Косина һәм Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Гомәровалар барды. Кунаклар юбилярга район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын ирештерделәр һәм истәлек бүләге тапшырдылар.