Каникулның соңгы көннәрендә туган як тарихы музее хезмәткәрләре балалар сәнгать мәктәбе һәм мемориаль үзәк хезмәткәрләре белән берлектә балаларны яшьләр мәйданчыгына җыйдылар.
Бу көнне һәр бала үзенә кызыклы шөгыль тапты: ярыштылар да, җырладылар да, рәсем дә ясадылар, хәтта фотозона да эшләде - 3D форматында фотога төшергә мөмкин иде. Балалар барысы да татлы бүләкләргә ия булдылар.