26 августтан 1 сентябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 25 хәбәр кабул ителгән.
Район юлларында матди зыян белән өч юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. 66 кешенең юлда йөрү кагыйдәләрен бозуы ачыкланган.
Полициянең участок уполномоченныйлары 6 административ беркетмә төзегәннәр.
“Урак-2019” операциясе барышында полиция хезмәткәрләре Кузай-Нурлат автоюлында җиңел автомашина туктаталар, аның йөртүчесенең арбасында тиешле документлары булмаган печән төргәге алып кайтуы булган.
2019 елның 26 августыннан 1 сентябренә кадәр Чирмешән районындагы оператив хәлнең торышы
“Чирмешән агрохезмәтләре” җәмгыятенең Иске Үтәмештәге фермасыннан ике айлык бозау урлаганнар. Тикшерү бара.
Әмир авылы кешесе “Магнит” кибетендә акча янчыгын урлаулары белән бәйле гариза язган. Зыян күрүче янчыгын азык-төлек кәрзинендә онытып калдырган. Акчалардан тыш янчыкта банк карталары да булган.
Товар-матди әйберләрне саклауны тикшергәндә Иске Үтәмештәге машина-трактор паркында һәм товарлыклы-сөтчелек фермасында төнлә сак булмавы ачыкланган.