Чирмешәндә Республика көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

29 августта Республика көне уңаеннан Чирмешәндәге яшьләр мәйданчыгында зур бәйрәм булды.

Гомумән алганда, оештыручылар тырышканнар. Авыл җирлекләре “милли” өйчекләр әзерләгәннәр, кайбер оешмалар хәтта “урам” булдырганнар. Әйтик, мемориаль үзәк һәм туган як тарихы музее урнашкан “Музей” урамында районда яшәүче халыкларның милли киемнәре, элеккеге эш кораллары белән танышырга мөмкин иде. “Театр” урамында якташларыбыз игътибарына төрле әсәрләрдән өзекләр тәкъдим иттеләр. Китапханәчеләр, балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре дә үз почмакларын бик матур  бизәгәннәр.

Бу көнне концерт та  да ике сәхнәдә барды. Кечесендә балалар җырласа, зур сәхнәдә авыл үзешчәннәре үз осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйрәмдә Казаннан килгән кунаклар да чыгыш ясады, дискотека, ахырдан салют булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International