2-8 сентябрьдә район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул иткәннәр. Бу вакытта 7 җинаять эше кузгатылган.
Район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, берсендә кеше гомере өзелгән (җәяүлене бәрдергәннәр), калганнары – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 59 очрагы ачыклаганнар.
Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 9 административ беркетмә төзегәннәр.
Югары Кәминкә авылында билгесез кешеләр газ резервуарлары урлаганнар. НГДУ “Нурлатнефть” идарәсе объекты территориясендә 10 кубометрдан зуррак күләмдәге тимер сыешлыкны “шуытканнар”.
Ә “Чирмешәнагрохезмәтләре”нең Иске Үтәмештәге булекчәсе фермасыннан бер яшьлек бозау урланган – матди зыян – 26 мең сумнан артык. Соңгы вакытта әлеге фермадан терлек урлаулары беренче генә тапкыр түгел.
Түбән Кама шәһәре кешесе билгесез кешенең аның банк карточкасыннан 8500 сум акчасын урлавы хакында полициягә гариза язган.