Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары Татарстан рәссамнары союзы белән берлектә ТАССРның 100 еллыгына багышлап "Кече Ватаным образлары" темасына пленэр уздырдылар. Татарстан рәссамнары союзы әгъзасы Әнвәр Сәйфетдинов акрил буяулар белән эшләү буенча укучыларга мастер класс күрсәтте.