Чирмешәндә 1919 елның 19 августында, элеккеге купец Чухаев йортында беренче китапханә ачыла.
Бәйрәм оештырып, кунаклар белән бергә китапханәчеләр үзәк китапханәнең 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Китапханә ветераннары һәм бүгенге китапханәчеләр адресына бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде.