Гаилә документлары: туу һәм үлү турында таныклыклар, аттестатлар, хәрби билет, хезмәт кенәгәсе... Бүген алар безнең өчен бик мөһим булмаса да, алар киләчәктә оныкларга әби-бабалары турында күп мәгълүмат бирәчәк.
"Музейга экспонат бүләк ит!" акциясе кысаларында Сәгыйровлар әтиләре Йосып Сәгыйр улының шәхси докуменларын мемориаль үзәккә ышанып тапшырдылар.