АВЫЛ ҖИРЕНДӘ ЯШӘҮЧЕ 65 ЯШЬТӘН ӨЛКӘНРӘК КЕШЕЛӘРНЕ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МЕДИЦИНА ОЕШМАЛАРЫНА ИЛТҮНЕ ТӘЭМИН ИТҮГӘ ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН ЧАРАЛАР

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында “Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм күрсәтү программасын эшләү һәм тормышка ашыру буенча федераль проекты” - “Демография” милли проектын гамәлгә ашыру максатларында, Чирмешән муниципаль районында “авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына илтүне тәэмин итү” пилот проекты старт алды.

   2019 елның сентябреннән декабренә кадәр Чирмешән районы торак пунктларында яшәүче ялгыз һәм ялгыз яшәүче, инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар арасыннан Чирмешән район болницасында, Иске Котыш, Түбән Кәминкә, Шешминка участок больницасында диспансеризация, медицина тикшерүе узу, шул исәптән аерым социаль әһәмиятле йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар уздыру өчен 65 яшьтән өлкәнрәк затларны китерү оештырылачак.

 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтү  тәртибе:

1.      План-графикларга туры китереп, 5 эш көне эчендә фельдшерлар өлкән яшьтәге гражданнарга медицина тикшерүе турында хәбәр итәләр.

2.      Чирмешән район үзәк больницасы медицина тикшерүе вакытында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне озатуны тәэмин итә.

3.      «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге автотранспорты белән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне алып бару һәм яшәү урыны буенча кире кайту тәэмин ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International