Балалар өчен Чирмешән буенча экскурсия

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

“Ромашка” балалар бакчасында (Чирмешән) тәрбияләнүче сабыйлар “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район бүлеге начальнигы Лилия Сафина, ЮХИДИнең район бүлекчәсе административ практика инспекторы Сергей Барабашкин җитәкчелегендә җәяүле прогулкага чыгып, юлларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турындагы белемнәрен ныгыттылар.  Юл инспекторлары аларга юлны чыкканда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында тагын бер кат исләренә төшерде. 

Әлеге чара балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, балаларның юл хәрәкәте өлкәсендәге белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыту максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International