“Мәрхәмәтле йөрәк” үзәге белгечләре “Эшче һөнәрләр елы” кысаларында чара үткәрделәр ЧИРМЕШӘН

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

2019 ел Татарстан Республикасында “Эшче һөнәрләр елы” дип игълан ителде. “Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге” ДБУ  белгечләре Галина Микушова һәм Гүзәлия Сафиуллина даими рәвештә эшче һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрәләр. Яңа Элмәле гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары «Мин үскәч кем булам?» дигән занятие уздырдылар. Дәрес барышында укучылар үзләре белгән һөнәр ияләрен искә төшерделәр, яңа һөнәрләр белән таныштылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, машина йөртүченең эш көне турында хикәя төзеделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International