16-22 сентябрьдә район полиция бүлекчәсендә 31 хәбәр кабул ителгән.
Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы булган (матди зыян белән). Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 83 очрагы ачыкланган. Берәү автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 7 административ беркетмә төзегәннәр.
Чирмешәндә билгесез кешеләр берәүнең баз ишеге йозагын ватып ике чиләк бәрәңгесен урлап чыкканнар. Югыйсә кайбер чирмешәнлеләр әлеге яшелчә уңышын кая илтергә белми аптырый.
Район үзәгендә яшәүче берәү үз авылдашы өендәге 4000 сум акчага кул сузган. Тикшерү бара.
Билгесез адәмнәр Чирмешән мәчете янында куелган садака тартмасын ватканнар.
Лагерка авылы кешесе, исерек хәлдә ишегалдында үз артыннан пычак, балта ташлап куып йөргән әтисеннән полициягә зарланган. Хәзер кемнең гаепле икәнлеге ачыклана.