Бүген 9,11 класс укучылары "җиде юл чатында", аларның һөнәр һәм имтиханнар сайлар вакытлары җитте. Һөнәр сайлауда ярдәм итү максатында туган як тихы хезмәткәрләре Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 9 класс укучыларын чакырды.
Чирмешән урман хуҗалыгы баш инженеры Рафаэль Мотыйгуллин урманчы һөнәре, аны кая үзләштерергә мөмкинлеге хакында һәм бу һөнәрнең өстенлекләре турында сөйләде. Укучылар урманчыны игътибар белән тыңладылар һәм күргәзмә белән дә таныштылар. Шулай ук урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә күргәзмә оештыруда һәм музей дәресе уздыруда ярдәмнәре өчен туган як тарихы музее директры исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.