Автоиобиль йөртү осталыгы «Автобабай – 2019» район бәйгесе
Бүләкләрне районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников тапшырды. Өченче урынга чыккан Рифкать Гатинны эш кораллары җыелмасы белән бүләкләделәр. Чирмешәннән Герман Смирновның, икенче урын иясенең бүләге - видерегисторатор. Аңа “Тамашачылар симпатиясе” номинациясендә яктырткыч та тапшырдылар, әлеге бүләкне район үзәгендәге “Электр товарлары” кибете тәкъдим иткән. Герман Яковлевич әүвәл мотоциклда йөргән, хәзер егерме еллап машина йөртүче стажы бар.
Ә менә Ильяс Хәйруллин ярышны Казанда ук, республика күләмендә дәвам итәчәк. Жюри аны җиңүче дип тапты. Берничә ел районда шулай беренче ул. Бүген якташыбыз бүләккә - навигаторга ия булды.
Бүген һәр катнашучыга бүләк бар иде. Яхъя Шәрифуллинны юлда йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белгән өчен бүләкләделәр. Ул тумышы белән Яшәүчедән, хәзер Чирмешәндә яши, 41 ел стажлы машина йөртүче. Наил Гафиевны – “Иң яхшы йөртүче”, Рәис Сафинны “Тизлеге һәм мастерлыгы өчен” билгеләп үттеләр.