Чирмешәндә гомер итүче Римма һәм Виталий Токтаровларның тормыш коруларына быел 48 ел булган. Әйе, түгәрәк дата түгел, ләкин гомерне бит еллар билгеләми. Токтаровлар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яшиләр. Бар нәрсәләре җитеш, тормышлары түгәрәк аларның.
Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, өч балалары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, оныкларына кадерле дәү әти белән дәү әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишкә, чирмешәнлеләргә аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле чын кешеләр. Уллары әти-әни арасында бер-береңә хөрмәт итү, аңлау хөкем сергән гаиләдә тәрбияләнгәннәр. Ике улы әтиләренең һөнәрен сайлаганнар, бүген юрист булып эшлиләр.
Шушы көннәрдә Токтаровларның бүләкләре тагын артты. Район мәдәният йортында, алар гаиләсе хөрмәтенә оештырылган бәйрәмдә, район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов Виталий Ивановичка һәм Римма Алексеевнага “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырды.