2019 елның 11 ноябреннән 17 ноябренә кадәр Чирмешән районында оператив хәлнең торышы

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

11-17 ноябрьдә район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул иткәннәр.

Бу чорда элек кылынган кырын эшләр буенча 4 җинаять эше кузгатылган. Полициянең участок уполномоченныйлары 7 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында матди зыян белән 2 юл-транспорт һәлакәте булган. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 66 очрагы теркәлгән, бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Кызыл Чишмә авылындагы бер хуҗалык абзарыннан билгесез кешеләр эретеп ябыштыру аппараты, мотоблок, бензопычкы һәм башка кораллар урлап чыкканнар. Тикшерү бара.

Металл торба урлаган өчен Түбән Кәминкә авылы кешесенә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Кыйналу һәм үтерү белән янаулар хакында полициянең кизү частенә 4 гариза кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International