Татарстанда көзге культуралар чәчү оптималь срокларда башкарылды

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Республикада уҗым культуралары оптималь срокларда чәчелде, аларның 80 проценты яхшы хәлдә. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Наил Залаков хәбәр иткәнчә, 2020 ел уңышы өчен республикада 494 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелгән, шул исәптән бодай - 370 мең га (74 процент), көзге арыш - 121 мең га (24 процент) мәйданда.

«Чәчү оптималь срокларда башкарылды. Дымлылык булу туфракны сыйфатлырак әзерләргә һәм тигез шытымнар алырга ярдәм итте», - диде министр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы буенча, уҗым культуралары чәчүлекләренең 80 проценты яхшы хәлдә, 15 проценты канәгатьләнерлек хәлдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International