16 ноябрь көнне универсаль спорт залында мәктәп укучыларының «Кэс-баскет» баскетбол командасы ярышларының финалы узды. Финалда зона ярышларында һәм узган елгы ярышларда җиңүчеләр катнашты. Ярышларда егетләр һәм кызларның иң көчле 4 командасы көч сынашты. Ярышлар кызыклы, мавыктыргыч үтте.
Егетләр арасында беренче Чирмешән мәктәбе командасы җиңүче булды, 2 урында-Иске Элмәле командасы, 3 урын кадетларда.
Соңгы 5 ел дәвамында кызлар арасында Иске Элмәле мәктәбе командасы җиңү яулады. 2 урынны Ульяновка кызлары алды, 3 урынны Яңа Элмәле командасы яулады.
Ярышларда җиңүчеләр район данын декабрь аенда узачак республика ярышларында яклаячак.