Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне искә алу көне алдыннан, 1нче Чирмешән урта мәктәбе базасында ЮХИДИ бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Чирмешән профилактика бүлеге, «Орион» яшьләр үзәге белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне искә алу һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә өндәүче чара оештырдылар. Яшь инспекторларның мәктәп агитбригадасы укучыларга илебез юлларында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең кайгылы статистикасы турында сөйләде, юл йөрү кагыйдәләре турында искә төшерде. Балалар юлларда игътибарлы булырга чакырган рәсемнәр һәм плакатлар ясадылар. Чыгыш ахырында юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм, һәлак булучыларны искә алу һәм кайгы символы буларак, күккә ак шарлар очырдылар.