"Минем әнидән яхшыраклар дөньяда юк" исемле гаилә бәйрәме

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көненә багышлап "Минем әнидән яхшыраклар дөньяда юк" дигән гаилә бәйрәме үткәрелде. Һәр бала өчен Әни – ул  ягымлы кояш,  наз, мәрхәмәт  чыганагы. Китапханә хезмәткәрләре әниләрне көндәлек мәшәкатьләрдән азга гына булса да җәлеп итәргә тырыштылар. Балалар әниләр белән төрле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, открыткалар ясадылар. Барлык әниләр дә бәйрәмгә кечкенә генә бүләкләр алдылар. Чара күңелле чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International