18-24 ноябрьдә район полиция бүлекчәсендә 30 хәбәр кабул ителгән.
Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы булган, барысы да – матди зыян белән, икесендә имгәнүче бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 79 очрагы ачыкланган.
Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 7 административ беркетмә төзегәннәр.
Әккәрәй авылы кешесенең банк картасыннан 75 мең сум акчасын салдырганнар. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.
Ульяновка авылыннан берәүнең, УАЗ автомашинасыннан ишеген ватып ачып, билгесез кешеләр машина көзгесе урлаганнар. Хужасының бу хакта гаризасы бар. Матди зыян күләме 3400 сум тирәсе.
Үз авылдашына үтерү белән янаган Лашман авылы кешесе җинаять җаваплылыгына тартылачак.