Әниләр көне - иң изге, җылы һәм назлы бәйрәм, аны район мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачылар хәтерендә озак сакланырлык итеп үткәрергә тырыштылар. Кунакларны фойеда кызлар һәм егетләр чәчәкләр һәм открыткалар белән каршы алды, залга озатты, анда чәй табыны артында дустанә әңгәмә оештырылды. Әлеге бәйрәм кичәсендә район үзешчәннәре башкаруында Әниләр турында иң матур җырлар яңгырады. Чара Минзәлә драма театрының «Тетушки» спектаклен карау белән тәмамланды.