Биология һәм география укытучылары семинары

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

2019 нчы елның 21 нче ноябрендә Бәркәтә урта мәктәбендә биология һәм география укытучыларының «Укучыларның танып белү сәләтен үстерү чарасы буларак табигый-географик цикл дәресләрендә эшнең актив формалары» дигән темага семинары узды.

   География укытучысы Сафина Розалия Габбас кызы һәм биология укытучысы Әхмәтҗанова Җәүһирә Багданур кызы район педагоглары өчен ачык дәресләр күрсәттеләр. Иске Кади урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Хисмәтова Гүзәлия Минһаҗ кызы "Биология буенча БДИга әзерләнү өчен методик тәкъдимнәр" темасына чыгыш ясады. Шулай ук мәгариф бүлеге методисты Галимова Гөлнара Илдус кызы педагоглар өчен «Белем бирү сыйфаты белән идарә итү инструменты буларак заманча технологияләр» практикумы үткәрде, анда «компетентлы алым», «компетентлылык» социаль-педагогик төшенчәләр турында теоретик белемнәрне системалаштырдылар.

  Балаларның белем сыйфатына компетентлы якын килү контекстында заманча технологияләр куллануның йогынтысын анализладылар һәм билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International