Чирмешәндә депутат Айрат Хәйруллин кабул итте

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 2019 елның 28 ноябрендә, Чирмешәндә Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин катнашты.  Аңа 6 гариза керде.

          Кабул итүдән соң депутат районның инвалидлар җәмгыятендә булды, җәмгыять эшчәнлеге белән танышты.

     Айрат Хәйруллин ел саен инвалидлар декадасында азык-төлек пакетлары тапшыра. Быел да районның 30 инвалид баласына азык-төлек пакетлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International