"Ислам-тынычлык һәм игелек дине" традицион ислам айлыгының йомгаклау чарасы үзәк китапханәсендә узды. Анда район башлыгы киңәшчесе Ә.С. Могыйзов, район мөхтәсибе М. Миншин, "Мөшбикә" мәчете имам-хатыйбы Рафаэль Сафин катнашты. Чарада катнашучылар мөселман киносын карап чыктылар.