«Туган як җәүһәрләре» халык иҗаты район фестиваленең беренче турын Кармыш авыл җирлеге үзешчәннәре башлап җибәрде. Кармышлылар бай концерт программасы әзерләгәннәр, халыкның барлык категорияләре дә җәлеп ителгән. Жюри 2 нче турга 28 концерт номерыннан 7сен сайлап алынды. Фестиваль эстафетасын кармышлылар Чирмешән авыл җирлегенә тапшырдылар, ул 4 декабрьдә Түбән Чагадай мәдәният йортында узачак.