Иске Үтәмеш һәм Лашман мәктәпләре укучылары туган як тарихы музеенда булдылар. Балалар музейның байлыгына гаҗәпләнде. Алар өчен экскурсия оештырылды. Укучылар экспонатлар һәм Чирмешән районы тарихы белән таныштылар.