Айрат Хәйруллин инвалидларны реабилитацияләү эшен югары бәяләде һәм иппотерапияне оештыру буенча ярдәм тәкъдим итте
Кичә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Чирмешән районының инвалидлар җәмгыятендә булды.
Аның рәисе Мәдинә Талипова Айрат Хәйруллинга нинди чаралар уздырулары, районда сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне реабилитацияләү эше ничек алып барылуы турында җентекләп сөйләде, аларның җәмгыятенең 1862 кешене берләштерүен һәм барысының да бер гаилә булып яшәвен билгеләп үтте. "Афәрин, Сез бик инициативалы, шулай дәвам итәсез", - дип бәяләде җәмгыять эшен Айрат Хәйруллин.
Депутат оешманың нәрсәгә мохтаҗлыгы белән кызыксынды, уеннар һәм спорт тренажерларының грантларга сатып алынуын белде. Мәдинә Талипова үз чиратында Айрат Нәҗиповичка мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
Дәүләт Думасы депутаты район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән дә инвалидларның мөһим проблемалары турында фикер алышты. Кабул итү вакытында Айрат Хәйруллинга ДЦП диагнозлы баланы дәвалау мәсьәләсе кискен тора торган гаилә мөрәҗәгать итте. Татарстанда бу чирдән җәфа чигүче балалар аз түгел, шуңа бәйле рәвештә, парламентарий район башлыгына Чирмешәндә иппотерапия курсларын оештырырга тәкъдим итте, шул ук вакытта бинаны җиһазлау һәм инструкторны укыту мәсьәләсен үз өстенә алды.