"Халыкара инвалидлар көне" алдыннан Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләргә Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре килде.
Биредә яшәүчеләрне Чирмешән районының урман тармагы белән таныштырдылар, каен себеркесе һәм мәтрүшкә бүләк иттеләр.