2019 елның 25 ноябреннән 1 декабренә кадәр Чирмешән районындагы оператив хәлнең торышы

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

25 ноябрьдән – 1 декабрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 30 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда 3 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында матди зыян белән 3 юл-транспорт вакыйгасы булган. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 71 очрагы теркәлгән.

Полиция участок уполномоченныйлары 6 административ беркетмә төзегәннәр.

Түбән Кәминкә авылыннан берәү билгесез кешенең кырдан җиде төргәк печәнен урлавы хакында гариза язган, матди зыян күләме 8 мең сум.

Әккәрәй авылы кешесе Чирмешәндә Ульяновка авылыннан берәүнең кредит картасын тапкан һәм аңардан үзенчә файдаланган: кибеттә 2200 сумлык товар алган. Аның әлеге гамәлендә җинаять кылу билгеләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International