Атналык киңәшмә

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Бүген, 2019 елның 2 декабрендә  район башлыгы урынбасары Габдерәшид Җамалтдинов оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә үткәрде.

Митякин Александр Федорович - 2019 елның 27 ноябреннән Түбән Кармалка авыл җирлеге җитәкчесе;

Мөктәсимов Нәкыйп Вәли улы - 2019 елның 27 ноябреннән Иске Кади авыл җирлеге җитәкчесе;

Мөхетдинов Илназ Солтан улы - 2019 елның 28 ноябреннән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы итеп билгеләнделәр.

Киңәшмәдә катнашучылар  райондагы оператив хәл, районда көзге чакырылыш барышы, мәгариф, мәдәният тормышы,   газета-журналларга язылу барышы турында, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, административ комиссиянең эшчәнлеге, сөтчелек тармагы буенча мини-фермалар төзелеше хакында, үзсалым акчалары җыю,  җир, транспорт, милек салымнары җыелуы  турында таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International