Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган рус теле буенча олимпиадада белем бирү оешмасыннан 114 укучы катнашты.
"Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!" рус теле буенча республика олимпиадасында Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 11 сыйныф укучысы Кирилл Скворцов призер булды. Олимпиада призерын әзерләгән өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анисимова Елена Ивановна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.