Чит телләр укытучыларының  семинары

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

28 ноябрьдә Чирмешән кадет интернат-мәктәбе базасында «Чит телләр дәресләрендә нәтиҗәле укыту технологияләре» дигән темага чит телләр укытучыларының  семинары узды. Кадет мәктәбенең инглиз теле укытучысы Барабашкина Валентина Ивановна «Без-Җиңү оныклары» темасына ачык дәрес һәм онлайн-такта белән эшләү буенча мастер-класс күрсәтте. Шулай ук катнашучылар игътибарына дәрестән тыш «Чикерткә һәм кырмыска» фрагменты тәкъдим ителде, ул Җиһаншина Миләүшә Илдар кызы тарафыннан әзерләнгән иде. Түгәрәк өстәл артында педагоглар заманча педагогик технологияләрне куллану турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International