Олимпиадаларның муниципаль этабы дәвам итә. 25 ноябрьдән башлап дүрт фән буенча олимпиадалар узды. Нәтиҗәләр ясала. 25 ноябрьдә биология буенча олимпиада узды, анда 65 укучы катнашты, тормыш иминлеге нигезләре буенча - 43, әдәбият буенча-21 укучы, физик культура буенча олимпиадага 51 укучы теләк белдерде. Бүген Чирмешән лицеенда җәмгыять белеме буенча олимпиада үткәрелә, анда 7-11 сыйныфлардан 78 укучы катнаша.