Казан шәһәрендә "Талантлар ачу" VI Республика форумы узды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

29 ноябрьдә Казан шәһәрендә "Талантлар ачу" VI Республика форумы узды.

       Көннең беренче яртысында пленар сессия булды, көннең икенче яртысында секцияләрдә эшләделәр. Безнең районнан мәгариф бүлегенең уку фәннәре буенча методисты Галимова Г. И. һәм Чирмешән лицееның тәрбия эшләре буенча урынбасары Шәйхетдинова Л. Х. катнашты. Талантлар университетының "Тренинг-класс" проекты координаторы Җаббарова А.Ш. һәм остазы Лилия Орлова җитәкчелегендәге төркем белән бергә экосистемада сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, компанияләр һәм предприятиеләр, югары уку йортлары, өстәмә белем бирү үзәкләре белән үзара бәйләнешне булдыру модельләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International