Чирмешәннең «Ландыш» балалар бакчасында тәрбияләнүче Шәйхетдинова Рәзилә «Рәсем» номинациясендә җиңүче булды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

29 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 нче сыйныф укучылары арасында «Бозда һәм суда сак булырмын» рәсем һәм видеороликлар республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чирмешәннең «Ландыш» балалар бакчасында тәрбияләнүче Шәйхетдинова Рәзилә «Рәсем» номинациясендә (җитәкчесе – Гыйниятуллина Гөлүсә Хәлил кызы) җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International