Районда Татарстан Республикасының Яшь гражданнары форумы узды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

2019 елның 28 ноябрендә районда Татарстан Республикасының Яшь гражданнары форумы узды. Форумныд оештыручысы - Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советы. Форумны Татарстан Республикасы балалар оешмалары советының региональ иҗтимагый оешмасы Аппараты Җитәкчесе Токинова Марина Игоревна ачты.

     Форумда район мәктәпләренең лидерлары, балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары катнашты. Форум кысаларында мастер-класслар, социаль проектлар, аларны тормышка ашыру механизмнары буенча фикер алышулар узды.

     Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова иң яхшы педагогларга һәм лидерларга Татарстан Республикасы балалар хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

    Форумда балалар тәкъдим иткән иң яхшы идеяләр Форумның йомгаклау резолюциясенә керде. Резолюция бертавыштан кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International